ХРИСТИАНСТВО В ГУННСКОМ СООБЩЕСТВЕ (V–VII ВЕКА)
- Авторы: Мөхәммәдиев А.Р.1
-
Учреждения:
- ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендəге Тарих институты
- Выпуск: № 1 (2024)
- Страницы: 8-15
- Раздел: Исторические науки
- URL: https://bakhtiniada.ru/2499-9555/article/view/307232
- ID: 307232
Цитировать
Полный текст
Аннотация
Автор статьи на основании исторических источников и соответствующей научной литературы показывает историю проникновения гуннов на территорию Северного Кавказа и принятия их отдельными представителями христианства. Первый крещеный гунн здесь зафиксирован в V веке. В последующем веке зафиксированы десятки случаев принятия христианства гуннами, которые в основном были предводителями. В обществе гуннов вели проповеди христианские миссионеры.
Ключевые слова
Полный текст
Һуннар тарихы, аларның этногенезы, Көнчыгыш Европа киңлекләрендә барлыкка килүе, алар тарафыннан Көнбатыш Рим империясе, Византия империясе белән көндәшлек итәрлек дәүләти-сәяси җәмгыять булдыру очрагы бүгенге көнгә кадәр дә фәнни актуальлеген югалтмый. Бу очракта безне Төньяк Кавказ территориясендә формалашкан «Һуннар иле» исеме астындагы төбәк кызыксындыра. Нәкъ менә биредә һуннар вәкилләрен чукындыру очраклары теркәлгән.
Антик авторлар мәгълүматлары нигезендә тикшеренүчеләр ачыклаганча, Төньяк Кавказда яңа халык килеп чыгуы безнең эраның II гасыры уртасыннан бирле күзәтелә. Көнбатыш Каспий җирләрендә ныгып калган һуннар III–IV гасырның беренче яртысында Кавказ аръягында барган хәрби-сәяси вакыйгаларда актив катнаша. Н.В. Пигулевский, М.И. Артамонов, А.В. Гадло, В.А. Кузнецов, С.А. Плетнева һ.б. тикшеренүләре нигезендә, Л.Гмыря шулай ук IV гасырның 70 нче елларында һунн кабиләләренең төбәккә массачыл миграциясе һәм аларны Каспий диңгезе яры буйлап, шул исәптән Каспий (Дербент) юлы буйлап күченүе башлана дигән нәтиҗәгә килә. IV гасырның 90 нчы елларына тикшеренүчеләр монда кабиләләр берлеге барлыкка килүе турында әйтәләр. Бу берлек һунн һәм алан (маскут) төркемнәрен үз эченә алган, аның яшәү территориясе Терек елгасыннан Дербент юлына кадәр җәелгән. Һунн кабиләләренең Каспий янында урнашу территориясен V гасыр уртасыннан замандаш әрмән авторлары – «Һуннар иле» дип атый башлыйлар. Каспий янындагы һуннар биләмәләре белән Кавказ аръягы илләре арасындагы чик буе биләмәләре Дербент ныгытмалары аша узган, аларны еш кына «Һуннар капкасы» дип атаганнар. V гасырда Дербенттан төньяктарак яшәгән һуннар Көнчыгыш Кавказда төп хәрби һәм сәяси көч булганнар [3, с.156].
Бу вакыйгалар IV–VII йөзләрдәге масштаблы халыкларның Бөек күчешенең бер өлеше булып тора. IV гасырда, Төньяк Кавказда төрле кабиләләр, шул исәптән һуннар, савирлар, болгарлар, барсиллар һәм башка бик күп кабиләләр төпләнә. Аларның кайберләре соңрак үз дәүләти-сәяси структураларын булдырганнар, аларның составына төбәкнең автохтоннары дә керә; икенчеләре көньякка – Көньяк Кавказга үткән. Ул вакытта Дагыстанның диңгез буе зонасы халкының бер өлеше «һуннар» дип атала башлый.
Көнчыгыш Европадагы һунн-болгар бергәлеге вәкилләренең елъязмачылар билгеләгән беренче чукындыру очрагы V гасыр уртасында нәкъ менә «Һуннар илендә» була. 454 елда хайлындур кабиләсендә яшәгән Бел исемле бер яшь һунн фарсы шаһиншаһы Иездигер II дә (438–457 еллар) хезмәттә була. Кушаннарга (кидаритларга) качып киткәч, ул аларны перслар һөҗүме турында кисәтә һәм шуның белән дошманнарын тар-мар итәргә булыша. Әрмән тарихчысы, вардапет Елише сүзләренчә, Бел христиан динендә булган һәм Иездигерга, әрмәннәрне эзәрлекләгән өчен үч итә [1, с.78].
Чыннан да, тарих күрсәткәнчә, борынгы төрки этнослары вәкилләре, шул исәптән һунн-болгар җәмәгатьчелеге шактый толерант булган һәм теләсә кайсы, шул исәптән христиан дини тәгълиматын һәм дөньяга карашын җиңел генә кабул итә алганнар. Әйтик, 527–528 елларда Феофан Боспордан ерак түгел генә яшәүче һунн-болгар хакиме Горда турында «христианга әйләнгән һәм яктырган» дип хәбәр итә [9, с.215].
Горда чукынуны Константинопольдә кабул иткән, ә аның белән бергә Византиягә карата билгеле бер йөкләмәләр дә алган. Феофан сүзләренә караганда, император шәхсән үзе чукындырган Горда бай бүләкләр алып, Рим чикләрен һәм Боспор шәһәрен саклау өчен туган ягына кайткан. Император Юстиниан аның белән бергә Боспорага каланы саклау өчен генә түгел, ә тиешле ясакны (үгезләрне) җыяр өчен испаннар отряды белән бер түрә җибәрә. Императорның халәте һәм юмартлыгы Горданы үзенең энесен дә динен христианлыкка алыштырырга эткәрә. Әмма Горданың киләсе адымы аның өчен фаҗигале була, ул халык табынган көмеш һәм электроннан ясалган идолларны эретеп юкка чыгара. «Һуннар аның энесе белән сөйләшеп, Горданы үтерделәр, ә патша итеп аның башка энесе Муагерисны куйдылар», дип яза Феофан [9, с.215].
Д.Иловайский XIX гасырда ук Гордның чукынуы аны Византия империясенең вассалына әверелү факты дип яза [5, с.379]. М.И. Артамонов язганча, «варварлар»ны христианлаштыру аларның империя белән багланышларының бер формасы була һәм ул, дини кануннарга караганда, күбрәк сәяси акт булып тора. Юлбашчыларны сатып алып, аларны бай бүләкләр һәм купшы титуллар белән тулыландырып, епископлар һәм руханилар җибәреп, Византия һуннар арасында үзенең турыдан-туры йогынтысын һәм хакимиятен киңәйтә [1, с.91].
Сирия хроникасында Захария Ритор VI йөзнең беренче яртысында атаклы һунны чукындыруның тагын бер очрагын телгә ала. Император Юстиниан идарә иткән византиялеләр белән фарсы гаскәрләре арасындагы сугыш хәрәкәтләренә бәйле рәвештә византиялеләр ягында ниндидер «элек һун хәрбиләре башлыгы булган Суникс чукынган, ромейларда сыену урыны тапкан». Ул Византия хилиархы Симос белән бергә ике йөз сугышчы алып бөтен фарсы гаскәрләрен Дарадан берничә тапкыр куганнар. Алар профессиональ һәм тәҗрибәле сугышчылар булган, «кырыс һәм куркыта торган тавышлар» белән фарсыларның «атлы гаскәре булган ике начальникларын» үтерәләр, күп җәяүлеләрне юк итәләр [7, с.162].
Христиан вәгазьчеләре һуннар арасына ерак үтеп керәләр. Зәкәрия Риторның шул ук Сирия хроникасында әрмән Кардост җитәкчелегендәге җиде христиан руханиларының һуннар иленә таулар аша үтеп керүләре һәм андагы әсир ителгән христианнарга хезмәт күрсәтү белән генә чикләнеп калмыйча, күп кенә һуннарны чукындырулары һәм өйрәтүләре турында кызыклы хикәя саклана. Элекке әсирләр сөйләгәнчә, һуннар янына епископ Кардост һәм аның иярченнәре килгәч, “алар әсирләр белән сөйләшкәннәр, күбесен чукындырганнар һәм кайбер гуннарны өйрәткәннәр”. Алар анда җиде ел торганнар һәм һуннар телендә дини китап чыгарганнар.
Сирия чыганакларын өйрәнгән Н.Пигулевская, Кардост христиан динен һунн-савирлар арасында тараткан, дип саный. «Дербент капкаларга» һәм Арранга якын кабиләләр савирлар булганлыктан, Әмид әсирләре белән Кардост вәгазьчеләре аларда булган дигән фараз килеп чыга [7, c.84–87].
Төньяк Кавказның күренекле һуннарын чукындыруның тагын бер очрагы Моисей Каганкатвациның «Истории агван» әсәрендә тасвирланган. Монда тасвирлаганча, албан вәгазьчесе Месропа Маштоц укучылары Иерусалимга хаҗга китәләр һәм Пасха алдыннан Албаниягә кире кайталар. Анда аларга «росмосок» дип аталган ниндидер төньяк халкы һөҗүм иткән. Алар арасында «һун полководецы» аерылып тора, ул «бөек һун патшасы» дип атала [1, c.73–74].
«Һуннар полководецы» гаскәрләре зур табыш алалар. Шул чакта ул Ути дип аталган албан провинциясенең атаклы һәм бай әсир хатыны Такугига өйләнергә ниятли, аңа ихтирам белән йөрергә куша. Ләкин Такуги аның белән якынлашырга теләми, халык алдында хур итә, шуның өчен газаплы үлемгә дучар була. Шул ук төнне һуннар Такугигины җәзалау урынына төшкән нурлар, «йолдызлы яктылык» күрәләр. Кешеләр соңрак бу урынны «Йолдыз таучыгы» дип атыйлар. Чыганакта әйтелгәнчә, һуннар кенәзе әсир төшкән христиан руханиларын чакырырга мәҗбүр була, шуннан соң ул «исән калу юлларын эзләп, тере Аллаһыга инанган». «Гуннар полководецы» чукынганнан соң Феофил исемен ала [6, с.76].
Бу вакыйгалардан соң яңа дин кабул иткән кенәз Феофил әсирләрне җибәрә һәм «пасха бәйрәме иртәсендә изге руханилар һәм христиан дине кабул иткән һуннар белән» росмосоклар патшасы лагерена килә. Бу вакытта алап мәҗүси илаһларга корбаннар китерә торган була. Моны күреп, «Христос тарафыннан бизәлгән Феофил» һәм аның сугышчылары корбаннарны христиан йолалары буенча, үз байракларын тәре белән бизәп китерә башлыйлар.
Ачуы тулган росмосоклар патшасы үз янына утыз атаклы һунн белән Феофилны чакыра һәм үз илаһларына корбан китерүгә мәҗбүр итә, куркыта башлый. Югыйсә, аны гаскәре белән бергә юк итү белән яный. Феофил һәм аның гаскәр башлыклары буйсынудан баш тарталар, ә «һуннар полководецы» хәтта яңа дингә карата ялкынлы нотык та әйтә. Росмосоклар патшасы Феофилны һәм утыз һунн гаскәр башлыгын, шулай ук руханиларны, үлемгә дучар итүгә әмер бирә. Феофилның уллары Мовсес һәм Анеролог һуннарың чукындырылган өлеше белән көньякка качалар. Ләкин хурланган патша тынычланмый, качкыннарны куып отряд артыннан отряд җибәрә. Нәтиҗәдә, һунн-христианнар тау башына менгәннәр, анда аларны мәҗүсилеккә кайтарырга һәм росмосклар патшасына буйсындырырга тырышканнар. Әмма, нәтиҗәгә ирешмичә, аларны юкка чыгаралар [6, с.77–78].
Әлеге мәгълүматның эчтәлеген анализлау К.В. Треверны анда бәян ителгән фактларның дөреслеге турында бәяләмәгә китерә, өстәвенә, росмосокларның Кавказ артына һөҗүме аның тарафыннан 532 елга кертелә. Ләкин моңа каршы М.И. Артамоновның каршы чыга, аның фикеренчә һөҗүм Месроп Маштоц үлгәннән соң (440 ел), ягъни V гасырның 40 нчы елларында була һәм VI гасырда берничек тә була алмый [8, с.207]. Алай булса, бу – һун җәмәгатьчелеге вәкилләрен чукындыруның беренче мәшһүр очрагы.
«История агван»да һунн-болгар бергәлеге вәкилләрен чукындыруның тагын бер ачык мисалы китерелгән. Билгеле булганча, Албания епискобы Исраилның (VII гасырның икенче яртысы) миссионерлык эшчәнлеге нәтиҗәсендә Каспий буе һуннары (савирлар) җитәкчесе Алп-Илтәбәр һәм аның якыннары христиан динен кабул иткәннәр, бу, үз чиратында, элеккеге гыйбадәт үзәкләрен һәм дин йолаларын юкка чыгару өчен көрәшкә китергән.
Кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, һуннар тарафыннан христианлыкны кабул итү конфессиональ күренешкә караганда икътисади күренеш була, чөнки бу аларга христиан дәүләтләренә сәүдә-транзит юлын ача. Гомумән алганда, Төньяк Кавказ һуннарын албан миссионерлары тарафыннан христианлаштыру берничә максатны күздә тота; бу – Албан дәүләте, ягъни Көньяк Кавказ җирләренә һуннар явын туктату, зороастрий динендәге Сасанид дәүләте белән албаннар арасындагы көрәштә христиан динен тоткан һуннар ярдәм итергә тиеш; көчләп христиан Кавказ Албаниясендә зоастризмга утыртудан котылу.
Ю.Р. Җәгъфәров язганча, бу максатларда Албан чиркәве Сасанид державасы дошманнарына – Төньяк Кавказ һуннарына үзенең миссионерларын: V йөзнең беренче яртысында – епископ Григорисны, 515 елда – Кардост епискобы, 529 елда – Макар епископы Макарны, 682 елда – епископ Исраилне җибәргән [4, с.71]. Ләкин тикшеренүче һуннарның үз мәнфәгатен һәм мәҗүси диннән шактый аерылып торган монотеистик дингә күчү сәбәпләрен ачыкламый диярлек.
А.В. Гадло Исраилның «күп санлы патша лагерьларын – “Һуннистанны» колачлавы турында сөйли. Ул «төрле урыннарда чиркәү төзегән» өчен Алп-Илтәбәрне өстен күрә [2, с.216]. Исраилдән соң Алп-Илтәбәр хакимнәргә һәм епископларга, Албания белән Әрмәнстанга мөрәҗәгать итеп, үз илендә епископлык урнаштыру һәм Исраилне һунн чиркәвенең башлыгы итеп билгеләү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итә [6, с.210].
Шул рәвешчә, без һуннар арасында, аерым алганда, Төньяк Кавказның V–VII йөзләрдәге һуннар берләшмәсе вәкилләрен чукындыру, христианлыкны кабул итү сирәк һәм гадәттән тыш күренеш булмавын раслый алабыз. Сүз дә юк, яңа тәгълиматны, беренче чиратта, югары даирәләрдән чыгучылар һәм аларга якын булган кенәзләр һәм вельможалар кабул иткән.
Об авторах
А. Р. Мөхәммәдиев
ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендəге Тарих институты
Автор, ответственный за переписку.
Email: almazrm42@mail.ru
доктор исторических наук, старший научный сотрудник отдела новой истории
Казань, Россия ФедерациясеСписок литературы
- Артамонов М.И. История хазар. Л.: Изд-во гос. эрмитажа, 1962. 523 с.
- Гадло А.В. Этническая история Северного Кавказа IV–X вв. Л.: Изд-во Ленинград. ун-та, 1979. 216 с.
- Гмыря Л. Гунны на Северном Кавказе // История татар с древней-ших времен в семи томах. Т.I. Народы степной Евразии в древности. Казань: Изд-во «РУХИЯТ», 2002. 552 с.
- Джафаров Ю.Р. Гунны и Азербайджан. Б.: Азернешр, 1993. 107 с.
- Иловайский Д.И. Исторические сочинения. Ч.2. М.: Типо-литогр. то-варищества И.Н. Кушнерев и Кº, 1897. 379 с.
- История агван Моисея Каганкатваци, писателя Х века / пер. с ар-мянского. СПб.: Тип. Имп. Академии наук, 1861. 391 с.
- Пигулевская Н.В. Сирийские источники по истории народов СССР. М.-Л.: Изд-во Академии наук СССР, 1941. 172 с.
- Семенов И.Г. Место правителя восточнокавказских гуннов в иерар-хии государства европейских гуннов (по данным «Истории страны Алуанк‛») / Краткие сообщения Института археологии вып. 234 / Ин-т археологии РАН. М.: Языки славянской культуры; Знак, 2014. 408 с.
- Чичуров И.С. Византийские исторические сочинения: «Хроногра-фия» Феофана, «Бреварий» Никифора. Тексты, перевод, коммента-рии. М.: «Наука», 1980. 215 с.
Дополнительные файлы
