Татарские девушки в высших учебных заведениях Российской империи (конец ХIХ – начало ХХ в.)
- Авторы: Биктимирова Т.А.
- Выпуск: Том 9, № 1 (2024)
- Страницы: 49-60
- Раздел: Вовлечение женщин-татарок в сферу образования: ретроспективный взгляд
- URL: https://bakhtiniada.ru/2619-1636/article/view/265671
- DOI: https://doi.org/10.22378/he.2024-9-1.49-60
- ID: 265671
Цитировать
Полный текст
Аннотация
В статье приводятся архивные сведения о татарских девушках, обучавшихся в российских университетах на рубеже XIX–XX веков, об учебных заведениях, которые они посещали, о поступлении в них и условиях обучения. Сделан вывод о том, что в этот период женщины получали образование преимущественно в Петербурге. Разия Кутлуярова стала первой среди татарских девушек, обучавшихся на высших медицинских курсах. Известно, что в этой школе училась Амина Батыршина, которая впоследствии стала в Баку известным врачом и общественным деятелем. Татарские девушки изучали специальности, связанные с разными отраслями народного хозяйства, изучали политехнические, торговые, литературно-исторические, естественные науки. Высшие курсы, открытые для женщин, финансировались за счет частных пожертвований и финансовых средств студентов. Поэтому учиться в них могли не все. В 1906–1918 годах на историко-филологическом факультете Казанских высших курсов обучалось 12 девушек-татарок. В статье затрагивается вопрос об общественной деятельности татарских девушек, получивших высшее образование. Среди тех, кто окончил курсы, были те, кто продолжал обучение в высших учебных заведениях и стал заниматься наукой. Одна из них – Марьям Губайдуллина – училась в Казанском Северо-Восточном институте археологии и этнографии, читала лекции по теме «Этнография казанских татар».
В приложении к статье размещены сведения о татарских девушках, обучавшихся на женских высших курсах до Октябрьской революции.
Ключевые слова
Полный текст
КЫСКАРТЫЛМАЛАР ИСЕМЛЕГЕ
СПб ҮДТА (ЦГИА СПб.) – Санкт-Петербург үзәк дәүләт тарих архивы
ТР ДА (ГА РТ) – Татарстан Республикасы дәүләт архивы
ТР ММ (НМ РТ) – Татарстан Республикасы Милли музее
МҮТА (ЦИАМ) – Мәскәү Үзәк тарих архивы
Мәгьлүм булганча, хатын-кызларга югары белем алу башкала шәһәрләрендә генә (Петербург, Мәскәү) рөхсәт ителгән. Әмма Мәскәү галимнәренең күбесе хатын-кызларга югары белем бирүгә тискәре карашта торганга, кызларның күбесе Петербургка барып бәхет сынап караган. Уку өчен түләү бик кыйммәт булганга, гимназия тәмамлаучы кызларның байтагы бик теләсә дә мондый курсларга кереп укый алмаган.
XIX гасыр азагында Петербургта хатын-кызлар өчен 1872 елда ачылган Югары медицина курсларын татар хатын-кызлары арасында беренче булып Разия Котлыярова (Касыйм шәһәреннән) 1891 елда тәмамлап чыга. Аның тормыш юлы Исмәгыйль Рәмиев мәгълүматлары һәм «Вакыт» газетасында чыккан мәкаләләр аша билгеле (Рәми, 2001: 145, 357; Табибә Разыя..., 1913).
Разия Котлыярова (ире буенча Сөләйманова) диплом алгач, башта Касыйм шәһәрендә өяз хастаханәсендә эшли, аннан Бакуга күчә. 1904 елдан ул Оренбургта табибә. Халык арасында үзен тиз танытып, хөрмәт казана. Шуның өстәвенә, җәмәгать эшләрендә дә катнаша: хатын-кызлар өчен рус мәктәпләренә керергә хәзерлек курслары ачарга булышу, кисү-тегүгә өйрәтү, халык арасында лекцияләр уку, фәкыйрь шәкертләргә ярдәм кулы сузу дисеңме – барысы да аның күркәм эшләренең нәтиҗәсе.
Оренбург татар жәмәгатьчелеге рәхмәт йөзеннән 1917 елда аның 25 еллык мактаулы хезмәт бәйрәмен үткәрә (Бурнашева, 1971: 27). Шушы ук курсларны 1898 елда тәмамлаган Әмина Батыршинаның да хезмәте мактауга лаек. Хәнәфи доктор гаиләсендә тәрбияләнгән бу ятимә кыз Петербургта диплом алгач (СПб ҮДТА. 436 ф. 1 тасв. 8673 эш), Бакуга килеп эшли башлый һәм табибә буларак үзен бик тиз уңай яктан таныта. Шәһәрдә рус телендә чыга торган «Каспий» газетасында аның мәкаләләре басыла. «Мөселман затлы ханымнар жәмгыяте»нең актив әгьзасы буларак, җәмәгать эшләрендә катнаша. Казан ориенталисты Гөлнар ханым (Ольга Лебедева)ның Римда француз телендә чыккан «Мөслимәләр хөррияте» әсәрен русчага тәрҗемә итеп, «Каспий» газетасында бастыра. Бу әсәр тагын татарчага тәрҗемә ителеп, башта «Казан мөхбире» газетасында, соңрак аерым китап булып дөнья күрә.
Октябрьга кадәр Петербургта укучы татар кызларының гомуми санын ачык әйтүе кыен, чөнки уку йортларының архивлары тулысынча сакланмаган.
Бездә булган мәгълүматларга караганда, 1914 елда Мәскәү югары курсларына Чистайдан Закир мулла кызы Камалова Хәтимә кабул ителә (Ул үзлегеннән хәзерләнеп, Казандагы А.Котова гимназиясендә 8 нче сыйныф өчен өлгергәнлек аттестатына имтихан бирә). Соңрак тагын өч кызның исеме документларда сакланган.
1905–1907 елгы революция вакыйгаларыннан соң илнең хуҗалык тармаклары өчен төрле белгечләр хәзерли торган хатын-кызлар югары курслары эшли башлаган. Академик И.А. Стебутов инициативасы белән 1904 елда ачылган курсларда татар кызларыннан Акчурина Зәйнәп Ибраһим кызы, Мирсәлимова Маһруй Гайсә кызы һәм Әсфәндиярова Әния Солтан кызлары белем ала (СПб ҮДТА. 450 ф. 1 тасв. 29, 135, 2294 эш); шулай ук Н.П. Раев исемендәге тарих-әдәбият курсларында Рәмиева Диләфрүз Шакир кызы һәм Яушева Маһиәнвәр Мөхәммәт кызы укый (СПб ҮДТА. 52 ф. 1 тасв.). Кызлар өчен ачылган М.А. Лохвицкой-Скалон исемендәге табигать фәннәре югары курсларына Хәсәнова Мәдинә Хөсәен кызы беренче булып юл сала (СПб ҮДТА. 47 ф. 1 тасв.).
Югары белем тарихында Петербургта хатын-кызлар өчен политехник һәм коммерция институтлары ачылу (1905) күренекле вакыйгалардан санала. Инженерлар хәзерләүне максат итеп куйган бу уку йортына 1912 елны Акчурина Мәрьям Хәсән кызы кабул ителә.
«Женский вестник» җурналы 1906 елда бер ир инженер хәзерләү өчен 1 миллион, ә бер хатын-кыз инженерга бары 12 мең сум күләмендә генә чыгым бирелүен яза. Шуңа күрә курслар бары шәхси ярдәм һәм укучылардан килгән керемнәр хисабына гына яшәгән дип әйтү дөрес. Әлбәттә, мондый уку йортларында кызларын укыту миллионер байларга гына насыйп булганы ачык аңлашылса кирәк. 1915 елда политехника курслары нигезендә инде политехника институты оеша һәм аны тәмамлаучыларга инженер дипломы бирелә башлый.
1910 елда Россиянең Дәүләт Советы хатын-кызлар өчен иң элек (1878) ачылган Бестужев курслары дипломын университет дипломы белән бер дәрәҗәдә дип танырга мәжбүр була. Моңарчы бу курсларда шул ук университет галимнәре эшләп килсә дә, хатын-кызларның белемнәре түбән бәяләнеп, аларга бары тик башлангыч мәктәпләрдә, яисә кызлар гимназияләрендә генә укытырга рөхсәт ителгән (Санкт-Петербургские..., 1973: 19). Бестужев курсларына 1912 елны татар кызы Акчурина Бибигайшә Тимербулат кызы да кабул ителә (СПб ҮДТА. 113 ф. 7 тасв. 114 эш). Әйтергә кирәк, татар-башкорт әдәбиятында күп кенә кызлар «Бестужев курсларында укыган» дип йөртелсә дә, архивта бу хакта бернинди дә мәгълүмат сакланмаган (СПб ҮДТА. 113 ф.).
Петербург югары курсларында укыган Айдарова Мәрьям, Юнысова Рокыя, Баишева Хәятләрнең исемнәре төрле язма истәлекләрдә сакланган. Тик аларның кайсы курсларда укыганын төгәл генә ачыклау хәзергә мөмкин булмаганга, исемлектә бары исем-фамилияләрен атау белән генә чикләнергә туры килә.
1906 елда ук Казан югары курсларының янадан торгызылган тарих-филология факультетына (физика-математика факультеты 1913 елда гына торгызыла) Габитова Рабига Шәрәфетдин кызы кереп укый башлый. Аннан соң 1918 елга кадәр, ягьни курслар ябылганчы укыган 12 татар кызының исемнәре сакланган (ТР ДА. 131 ф. 3 тасв. 1685, 394а, 111, 1315 эш.).
Кызлар барысы да тарих-филология факультетын сайлаган. Моны бары факультетның дәрәҗәсе югары булуы белән аңлатырга мөмкин, чөнки 1912 елдагы мәгълүматларга карасак, биредә инде 970 кыз белем алган диелә (Лейкина-Свирская, 1981: 26). Курсларда уку срогы дүрт ел, укыту тәртипләре дә нәкъ университеттагыча: шул ук фәннәр өйрәнелә, курс һәм диплом эшләре язуда да таләпләр бер үк. Укулар атнага 5 көн буена кичен 17 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр алып барыла. Моның сәбәбе ачык. Бердән, курсларның 1913 елга кадәр махсус бинасы булмый. Курсларда уку шәһәр биржасында, 3 нче гимназия биналарында һәм университет аудиторияләрендә алып барыла. Бу учреждениеләрнең (шул исәптән университетныкы да) бүлмәләре кичке сәгатьләрдә генә буш булганы аңлашыла инде. Икенчедән, уку өчен түләү бик югары булганлыктан, күп кенә курсисткаларның көндезләрен эшләп, акча табарга да мәҗбүр булулары мәгълүм. Мисал өчен, Казан хатын-кызлары югары курсларына 1906 елда ук аяк баскан Рабиганың әтисе вафатыннан соң, гаиләнең матди ягы бик авырлаша, ул үзе эшләп акча табарга мәҗбүр була һәм курсларны 1918 елда гына тәмамлый ала. Курсисткалардан Мәрьям Мөхетдинова, Зәйнәп Әхмәроваларның да балалар укытып йөрүләре хакында документлар сакланган (ТР ДА. 131 ф. 3 тасв. 1315 эш).
XX йөз башында Россиядә ир укытучылар саны өч тапкырга артса да, урта мәктәпләрдә вакантлы урыннар байтак була: 1904 елда 156 укытучы житешмәсә, бу сан 1906 да 786 га, ә 1908 елда 1224 кә кадәр җитә. Шуңа күрә Мәгариф министрлыгы югары белемле хатын-кызларга башлангыч ир балалар мәктәпләрендә гомуми белем предметларын, урта мәктәпләрдә исә тел фәннәрен укытуны рөхсәт итәргә мәҗбүр була. 1911 елның 19 декабрендә, җәмәгатьчелек таләбе буенча, югары белемле хатын-кызларга дәүләт уку йортларында диплом өчен имтихан бирергә рөхсәт ителүен Мәгариф министры «тигез хокуклылыкта яңа эра башлануы» дип билгели. Әлбәттә, моның әһәмияте бик зур. Чөнки хатын-кыз укытучыларга да магистр, доктор кебек гыйльми дәрәжәләр алырга мөмкинлек туа, премияләр, бүләкләр алу һәм пенсия күләмен билгеләүдә дә галим ирләр белән бертигез хокук бирелә (бераз чикләүләр калса да).
Аерым хатын-кызларның иҗтимагый көрәшләргә тартылуы да мәгълүм. Петербург медицина югары курсларында укучы Суфия Коләхметованы замандашлары «забастовкачы кызыбыз» дип йөртәләр. Эш шунда ки, Министрлар Советының 1911 елгы 11 гыйнвар карары нигезендә югары уку йортларында җыелышлар уздыру тыела, аларга 1905 елны бирелган «Автономия» юкка чыга. Югары мәктәпләр бөтенләе белән полиция кулына бирелә. Моңа каршы чыккан галимнәр уку йортларыннан куыла. Бер Мәскәү университетыннан гына да 20 профессор, 74 приват-доцент һәм укытучылар эштән китәргә мәжбүр ителәләр. Хатын-кызлар медицина институты (элекке Югары курслар) директоры С.Салазкин башта үзе теләп отставкага чыга, соңрак аны профессорлыктан да мәхрүм итәләр. Директорны яклап забастовка ясарга уйлаган 1200 студент кыз «икенче вузга керергә хокук бирелми» дигән кара кәгазь белән институттан чыгарыла. Прогрессив рус җәмәгатьчелеге басымы белән бу мәсьәлә III Думага куела. Нәтиҗәдә Дума забастовкачы кызларны яклап чыга һәм алар институтта укуларын дәвам итәләр (50 лет..., 1947: 45–46). Суфия Колахметова 1913 елны укуын тәмамлап, Казанга кайта һәм табибә булып эшли башлый.
Казан губерна жандармерия идарәсе башлыгы Калининның Петербург охранкасына җибәргән донесениесендә дә безнең игътибарны җәлеп итәрлек сүзләр бар. «Уфа шәһәренә кайтып барышлый Казанда туктаган Петербург Политехника институты студенты А.Еникеевның сөйләвенә караганда, – дип яза ул, – Петербургта укучы мөселман яшьләре түгәрәкләргә оешалар икән. Бу түгәрәкләр ике устав нигезендә хәрәкәт итәләр: берсе администрация тарафыннан рөхсәт ителгән, а икенчесе – яшерен, эчке устав. [...] Студентлар һәм курсисткаларның бер өлеше «Ил», кайберләре «Милләт» газеталары тирәсендә оешып, аларның иң актив эшлеклеләре Абызов, Мөхәммәтгалиев һәм Сәлимә Якуповалар санала. [...] Барысы да мәгърифәтчелек аркылы мөселман яшьләрен милли азатлык рухында тәрбияләргә хыялланалар» (ТР ДА. 199 ф. 1 тасв. 948 эш. 85 кгз.).
Гаяз Исхакый мөхәррирлегендә чыккан «Ил» газетасы тирәсенә укучы яшьләрнең тупланулары һич тә гажәп түгел. Галим Равил Әмирхан, «Ил» – яңа чор матбугатының утаманы, иң әче теллесе hәм эзлеклесе, кыйбласына ахыргача тугрылык саклаган, тайпылу белмәс гәзитләрнең берсе», – дип бәяли (Әмирхан, 1997: 311).
Каршылыклар, кыенлыклар нинди генә булмасын, хатын-кызларның белем алуга омтылышларын, көрәшләрен туктата алмыйлар. Яшьлеккә хас дәрт белән алар белем ала, халкына файдалы хезмәт итәргә тели. Кайберләре үзен фән өлкәсендә сәләтле итеп күрсәтә. Шулар арасында Казан сәүдәгәре Салих Гобәйдуллинның кызы Мәрьямнең тормышы, хезмәт юлы игътибарга лаек.
Югары курсларны тәмамлаган Мәрьям 1917 елның 4 октябрендә Казанда ачылган Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институтында укый башлый. Үзен бик сәләтле, тырыш укучы итеп таныткан Мәрьямне профессор Н.Ф. Катанов профессор исеме (звание) алуга хәзерләү өчен институтта калдырырга тәкъдим итә (ТР ДА. 1339 ф. 1 тасв. 41 эш. 2 кгз.). Абыйсы Газиз Гобәйдуллин белән бергә, Мәрьям Көнчыгыш академиясендә «Россиядә яшәүче мөселман халыклары тарихын, нумизматикасын һәм хронологиясен» өйрәнә. «Казан татарлары этнографиясе» буенча лекцияләр укый. Аның лекцияләре үз тикшеренүләренә, үз өйрәнүләренә нигезләнгәнгә күрә, студентларның гына түгел, академиядә эшләүче галимнәрнең дә игътибарын җәлеп итә. Әмма «дошман сыйныф вәкиле» ярлыгы тагылган Мәрьямгә фәнни эшен Казанда дәвам итәргә мөмкинлекләр бетә, ул Бакуга китеп урнашкан абыйсы янына күчәргә мәҗбүр була.
Киң җәмәгатьчелек таләбе белән 1906 елны университетларга хатын-кызларны, ирекле тыңлаучылар сыйфатында гына булса да, кабул иту хакында карар чыгуын бишенче елгы революция казанышларының берсе һәм әһәмиятлесе дип санарга кирәк, әлбәттә. 1908 елдан Россия университетларында ике меңгә якын хатын-кыз ирекле тыңлаучы булып белем ала башлый (Покровская, 1908: 169). Шулар арасында Казан университетына 1906 елда ук ирекле тыңлаучы сыйфатында кабул ителгән Рокыя Шәйхаттар кызы Гобәева да бар (ТР ДА. 977 ф. 44100 эш).
Әмма бу хокуклар бик тиз юкка да чыга. Кара реакция башлануга, Мәгариф министры циркуляры белән хатын-кызларны университетларга алмаска, 1907/08 уку елында кабул ителгәннәрне дә чыгарырга дигән күрсәтмә бирелә (Покровская, 1908: 169).
Инде әйтеп үтелгәнчә, бары тик Беренче бөтендөнья сугышы башлангач кына, 1915 елны университетларның кайберләренә кызларны кабул итәргә рөхсәт бирелә. Казан, Саратов университетлары медицина һәм физика-математика, Томск университеты медицина һәм юридик факультетларга шул ук елда кызлар кабул итә башлыйлар (О допущении..., 1915: 159).
Россиянең башкала шәһәрләрендә университет советларының кызларны кабул итүгә мөнәсәбәтләре бик тискәре икәнлеге сизелә. Петроград университеты ир-егетләрдән урын калса (бары 1916/17 елдан) гына кызларны кабул итә башлаячагын белдерә, ә Мәскәү университеты бу мәсьәләгә бөтенләй каршы чыга (Женщины..., 1916: 108).
1915 елны татарлардан ике кыз университетка кабул ителә. Аның берсе – Мариинская гимназиясен алтын медальгә тәмамлаган Әминә Фәсәхетдин кызы Мөхетдинова, икенчесе – Ксенинская гимназиясендә өлгергәнлек аттестаты алган көмеш медальле Гайшә Абдулла (Йосыф улы) кызы Апанаева. Икесе дә медицина факультетын сайласалар да, Әминә бер елдан юридик факультетка күчә һәм юрист һөнәре алып чыга.
Татар хатын-кызлары, югары белем өлкәсендәге авырлыклар һәм кысрыклауларга карамастан, бар тырышлыкларын һәм мөмкинлекләрен куеп, төрле уку йортларына керергә тырышканнар. Араларында зур уңышларга ирешкәннәре, ил күләмендә билгеле булганнары да бар. Моннан тыш, алар иҗтимагый өлкәдә дә үзләрен танытканнар, хатын-кызларның хокукларын яклап чыгыш ясаганнар, төрле мәсьәләләр буенча фикерләрен җиткергәннәр.
КУШЫМТА
Октябрь революциясенә кадәр Хатын-кызлар курсларында укыган татар кызлары
Фамилиясе, исеме | Кайсы курста укыган | Документларда теркәлү датасы | Мәгьлүмат алынган чыганак |
Акчурина Гайшә Тимербулат кызы | Бестужев курслары | 1912 | СПб ҮДТА. 113 ф. 7 тасв. 114 эш. |
Котлыярова Разия Сөләйман кызы | С.-Петербург Медицина курслары | 1892 | Азат хатын, 1965, №6 |
Батыршина Әминә Йосыф кызы | – " – | 1898 | СПб ҮДТА. 436 ф. 1–3 тасв. 8673 эш. |
Абдрахманова Зәйнәп Садыйк кызы | – " – | 1901 | – " – 9393 эш. |
Әсфәндиярова Гөлсем | – " – | 1901 | – " – 9404 эш. |
Гобәева Рокыя Шәйхелгаттар кызы | – " – | 1902 | – " – 9773 эш. |
Рәҗәпова Мәрьям Мирсәет кызы | – " – | 1902 | – " – 9927 эш. |
Әхмәрова-Дәүләткилдиева Маһипәрвәз Шаһбазгәрәй кызы |
| 1904 | – " – 10446 эш. |
Колахмәтова Суфия Юныс кызы | – " – | 1908 | 11625 эш. |
Якупова Мәрьям Измаил кызы | – " – | 1910 | 12129 эш. |
Алиева Фатима Галәветдин кызы |
| 1914 | 12680 эш. |
Өмидова Зөлфия Ибраһим кызы |
| 1914 | 12864 эш. |
Акчурина Зәйнәб Ибраһим кызы | С.-Петербург Стебутов авыл хужалыгы курслары | 1904–1917 еллар арасы | 450 ф. 1 тасв. 29 эш. |
Әсфәндиярова Әния Солтан кызы | – " – | – " – | 135 эш. |
Мирсәлимова Маһруй Гайсә кызы | – " – | – " – | 2294 эш. |
Байһимбаева Гөләймә Әхмәт кызы | – " – | – " – | 172 эш. |
Рәмиева Диләфрүз Шакир кызы | С.-Петербург Тарих-әдәбият курслары | 1913/14 | 52 ф. 1 тасв. |
Яушева Маһиәнвәр Мөхәммәт кызы | – " – | – " – | – " – |
Акчурина Мәрьям Хәсән кызы | С.-Петербург Политехника курслары | 1912 | 871 ф. 1 тасв. |
Хәсәнова Мәдинә Хөсәен кызы | С.-Петербург Табигать-фәнни курслары | 1916 | – " – 47 ф. 1 тасв. |
Шакулова Сара Касыйм кызы | С.-Петербург Физик-тәрбия курслары | 1906 | ТР ММ. ПИ секторы. 245 бәйл. 17387 эш. |
Камалова Гөлсем Закир кызы | С.-Петербург Педагогия курслары
| 1912 | Азат хатын, 1965, № 6. |
Якупова Сәлимә | – " – | – " – | – " – |
Котлыярова Тәнзилә | – " – | 1910 | – " – |
Еникеева Сәгадәт | – " – | – " – | – " – |
Максудова Мәхфүзә | – " – | 1910–1914 | Азат хатын, 1965, № 6. |
Акимбитова Мәрьям | – " – | – " – | Сөембикә, 1917, №10, 158 6. |
Айдарова Мәрьям | ? | – " – | Азат хатын, 1965, № 6. |
Юнысова Рокыя | ? | – " – | – " – |
Баишева Хәят | ? | – " – | – " – |
Шәфигуллина Мәймүнә | ? | – " – | Сөембикә, 1917, № 14, 312 6. |
Булгакова Диләрә | ? | – " – | – " – |
Әсфәндиярова Өммегөлсем | ? | – " – | – " – |
Казан Родионова затлы кызлар институты | |||
Ваһапова Зөләйха Ибраһим кызы |
| 1909 | ТР ДА. 199 ф. 2 тасв. 1064 эш. 167 кгз. |
Ваһапова Мәдинә Ибраһим кызы |
| – " – | – " – |
Мәскәү Югары курслары | |||
Камалова Хәтимә Закир кызы | 1913 | МҮТА. 363 ф. 1 тасв. 81 эш. 182 кгз. | |
Хәкимова Фатима Ярулла кызы | 1914 | – " – 99 эш. 8431 ш/э. | |
Хәлфина Мәрьям | – " – | – " – 8442 ш/э. | |
Хәнәфиева Хәдичә Мөхәммәт кызы | – " – | – " – 8446 ш/э. | |
Казан Югары курслары | |||
Гобәйдуллина Мәрьям Салих кызы | 1910 | TP ДA. 131 ф. 3 тасв. 1685, 394 a, 111, 1315 эшләр. | |
Акимбитова Мәрьям Әким кызы | 1910 | – " – | |
Ваһапова Фатима Ибраһим кызы | 1912 | – " – | |
Дәүләткилдиева Фатима Сәетгаскәр кызы | 1912 | – " – | |
Мөхетдинова Мәрьям Фәсәхетдин кызы | 1913 | – " – | |
Рахманкулова Зөләйха Хөснетдин кызы | 1914 | – " – | |
Максудова Камилә Мөхәммәтшакир кызы | 1915 | Список слушательниц и вольнослушательниц Казанских высших женских курсов. Казань, 1915. С. 87. | |
Гобәйдуллина Рабига Мөхәммәтшакир кызы | 1915 | – " – С. 11 | |
Юнусова Маһирә Мирсәет кызы | 1917 | – " – | |
Әхмәрова Зәйнәп Гайнетдин кызы | 1917 | – " – | |
Гафарова Сара (әтисенен исеме күрсәтелмәгән) | 1914/15 | ТР ДА. 199 ф. 2 тасв. 1499 эш. 218 кгз. | |
Гафурова Зөһрә (әтисенен исеме күрсәтелмәгән) | 1914/15 | – " – | |
Казан университеты каршында акушерлык (повивальный) институты | |||
Гобәева (Колахмәтова) Гамбәрия Юныс кызы | 1905 | ТР ДА. 977 ф. 563 тасв. 6 эш. | |
Гобәева Өммегөлсем Шәйхаттар кызы | 1908 | – " – 566 тасв. 15 эш. |
ЧЫГАНАКЛАР
Женщины и университет // Женский вестник. 1916. №7–8. С. 108.
О допущении женщин в университеты // Женский вестник. 1915. №9. С. 159.
Покровская М.И. Женщины в русских университетах // Женский вестник. 1908. №7–8. С. 169.
СПб ҮДТА. 47 ф. 1 тасв.
СПб ҮДТА. 52 ф. 1 тасв.
СПб ҮДТА. 113 ф. 7 тасв. 114 эш.
СПб ҮДТА. 436 ф. 1 тасв. 8673 эш.
СПб ҮДТА. 450 ф. 1 тасв. 29 эш, 135 эш, 2294 эш.
СПб ҮДТА. 113 ф.
Табибә Разыя ханым күченде // Вакыт. 1913. 8 сентябрь.
ТР ДА. 131 ф. 3 тасв. 111 эш, 394а эш, 1315 эш, 1685 эш.
ТР ДА. 199 ф. 1 тасв. 948 эш.
ТР ДА. 977 ф. 44100 эш.
ТР ДА. 1339 ф. 1 тасв. 41 эш.
Об авторах
Тамина Ахметовна Биктимирова
Автор, ответственный за переписку.
Email: citno21@mail.ru
кандидат исторических наук, независимый исследователь
Россия, КазаньСписок литературы
- Әмирхан Р. Иманга тугрылык. Казан, 1997.
- Бурнашева 3. Татар хатын-кызлар хәрәкәте тарихыннан. Казан, 1971.
- Лейкина-Свирская В.Р. Русская интеллигенция в 1900–1917 годах. М.: Мысль, 1981.
- Рәми И.Г., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек (элекке чор татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек). Казан: Тат. кит. нәшр., 2001.
- Санкт-Петербургские высшие женские Бестужевские курсы. 1878–1918. Л., 1973.
- 50 лет Первого Ленинградского медицинского института им. академика И.П. Павлова. Л., 1947.
Дополнительные файлы
